ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
Түбән Камада Җиңүнең 30 еллыгы урамында юл салу эшләре төгәлләнде
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 23 Октябрь 2019 - 17:38
  • Караулар: 86
Бүген Түбән Камада Җиңүнең 30 еллыгы урамы юлы файдалануга тапшырылды. Моның өчен шәһәргә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре килде. 

49 нчы  яңа торак микрорайондагы бу юл «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында ремонтланды. Бу максатларга 91 миллион 42 мең сум акча бүлеп бирелгән, шуның 82 миллион 350 мең сумы – федераль бюджет чыганаклары. Юл озынлыгы 660 метр тәшкил итә.



Юл  3,5 м киңлектәге дүрт хәрәкәт полосасыннан тора. Участокта яңгыр суы өчен 15  кое җиһазландырылган, элемтә, су торбалары, канализация һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрен саклау буенча эшләр башкарылган, тротуарлар төзелгән. Шулай ук 2 светофор, 73 юл билгесе һәм 29 ут баганасы урнаштырылган. Юлга тамгалар салынган. Моннан тыш, яңа балалар бакчасына да юл төзелгән.

"Ремонт автомобильчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә хәрәкәт куркынычсызлыгы таләпләрен исәпкә алып башкарылган. Юл катламы 10 елдан да ким хезмәт итмәскә тиеш", - ди "Главтатдортранс" заказчысы вәкиле Руслан Фәрдиев.



Моннан тыш, эшче төркем Химиклар проспекты буенча ишегалды комплексының йорт яны территориясе торышын да бәяләде. 

"Эш "Алексеевскдорстрой" белгечләре тарафыннан башкарылды. Тротуарларны ремонтладык, юлларны киңәйттек, шуның хисабына парковка урыннары санын арттырдык. биредә яшәүчеләр бик канәгать. Эш сыйфатлы башкарылды, төзексезлекләр булмады, эш барышында барлыкка килгәннәрен тиз арада  бетердек",-ди Тәфкил Әхмәтшин.



Тулаем алганда, шәһәр күләмендә зур эш башкарылды. 32 йорт яны территориясе тулысынча тәртипкә китерелде. Ишегалларының күп өлеше ярты гасыр элек төзелгән, шуңа күрә биредә юллар аеруча начар иде. Аларны тулы тәртипкә китерү өчен шәһәргә 170 млн сум акча бүлеп бирелде. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*