ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Эльвира Долотказина җылыту сезонына әзерлек эшендә тулы җаваплылык булырга тиешлеген ассызыклады
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 10 Сентябрь 2019 - 10:47
  • Караулар: 17

10 сентябрьдән Түбән Камада җылылык челтәрендә гидравлик сынап карау эшләренә керештеләр. Кайнар суны акрынлап суыту 8 сентябрьдән үк башланды. Бүген район җитәкчеләренең чираттагы эшлекле киңәшмәсендә бу теманы да күтәрделәр.

«Энергия җайланмаларын эксплуатацияләү кагыйдәләре нигезендә, бездә мондый сынау елга ике тапкыр үткәрелә: ягу сезоны тәмамлангач һәм кабат башланыр алдыннан. Быел опрессовка 8-17 сентябрь көннәренә планлаштырылган. Кимчелекләр табылган урыннарны без тиз арада төзекләндерәбез, җайланмаларда проблемалар булмаган очракта, суны иртәрәк тә бирәчәкбез. Сүз уңаеннан, безнең белән бер үк вакытта Водоканал да сынау үткәрә», - диде Түбән Кама җылылык челтәрләре директоры Юрий Болтиков.

Гидравлик сынау су торбаларының ышанычлылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә. Су торбаларга көчле басым астында бирелә һәм, өзеклекләр килеп чыкса, кимчелекле урыннар өстәмә рәвештә төзекләндерелә.

«Хәзер һава торышы яхшы. Бер үк вакытта көннәр дә суык, кайнар су да булмаса, авыр. Җылыту сезонына без тиешенчә әзерләнербез һәм түбәнкамалылар кайнар су булмаудан озак тилмермәс дип уйлыйм», - дип билгеләде Эльвира Долотказина.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*