ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
54 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
5 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
ВИДЕО: Чистай ягыннан Түбән Камага керү юлында ремонт эшләре тулы куәтенә бара
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 05 Сентябрь 2019 - 08:09
  • Караулар: 91

Чистай ягыннан Түбән Камага керү юлында ремонт эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә тимер юл аша чыгу урыныннан «Пионер» паркына кадәрге араның яртысы төзекләндерелгән. Юлны капиталь ремонтлау Моношәһәрләр фонды һәм Татарстан Республикасы хисабына алып барыла, моның өчен 324 млн сумнан артык акча тотылачак.

5 километр тәшкил иткән участокта юлның аскы катламы җәелгән, тиешле урыннар киңәйтелгән, торбалар ремонтланган. Реконструкция үткәрү «Пионер» паркында җитештерү объектлары булган инвесторларга чимал ташу, шулай ук Чистай трассасы буйлап пассажирлар йөртү һәм сәнәгать предприятиеләренә йөк ташу өчен имин һәм уңайлы шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Шул ук вакытта сәнәгать паркыннан Көньяк автоюлына кадәр 3,6 км озынлыктагы юлны төзекләндерү эшләре дә бара. Бу участок «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында капиталь ремонтлана.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*