Түбән Камада су челтәрләрен ремонтлауны дәвам итәләр. Эшләр башкарылу сәбәпле, 8 август 8:00 сәгатьтән 9 август 17:00 сәгатькә кадәр шәһәрдә:
Октябрьнең 50 еллыгы урамының 11, 13, 15, 17, 19, 21, 23/62;
Спорт урамының 3, 5, 5а;
Тын аллея урамының 12, 14;
Химиклар урамының 56, 58, 60
Мәктәп бульварының 4, 6, 8 нче йортларында,
шулай ук 9 һәм 37 номерлы балалар бакчаларында, медицина училищесында һәм стоматология сырхауханәсендә кайнар су булмаячак.