ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
ТКХ өчен түләү кәгазендә торакны гадәттән тыш хәлләрдән иминиятләштерү графасы өстәлмәячәк
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 05 Август 2019 - 15:44
  • Караулар: 72
Август аенда россиялеләрнең ТКХ өчен түләүләрендә яңа графа - "Торакны гадәттән тыш хәлләрдән иминиятләштерү" графасы  барлыкка килергә мөмкин. Әмма әлегә бу Татарстан халкына кагылмый. 

Проектны  сынап карау  төбәкләре исемлегендә  Санкт-Петербург, Ленинград, Мәскәү, Свердловск, Тверь, Новосибирск һәм Төмән өлкәләре бар.

Билгеле булганча, гражданнарның торакларын гадәттән тыш хәлләрдән иминиятләштерү турындагы Закон 4 августтан үз көченә керә. Торакны иминиятләштерү тулысынча ирекле калачак. Шул ук вакытта һәр төбәк хакимияте торакны иминиятләштерүдә үз программаларын төзергә хокуклы булачак. Анда, милекче торакны иминиятләштергән очракта, халыкка гадәттән тыш хәлләрдән килгән зыянны компенсацияләгәндә, иминиятчеләр һәм төбәк хакимиятләренең үзара хезмәттәшлеге тасвирланачак.

Алдан исәпләүләр буенча, мондый иминият полисының уртача бәясе аена 150 сум тәшкил итәргә мөмкин. Әмма бу графа мәҗбүри түгел. Милекчеләр аларга мондый хезмәт кирәкме-юкмы икәнлеген үзләре хәл итәргә хокуклы. Татарстан халкы да,  теләге булганда,  мондый иминиятләштерүдән файдалана ала. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*