ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
35 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
27 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
26 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
20 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
8 көн калды
Түбән Каманың Сүбәләк трассасында төзекләндерү эшләре төгәлләнә
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 03 Июль 2019 - 14:15
  • Караулар: 107
Түбән Камада Сүбәләк трассасын төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша. Юлны төзекләндерүчеләр киләсе атнага асфальт салынып бетәчәген хәбәр итте. 

«Бу  - безнең соңгы штрихлар, дип әйтергә дә була, - ди "Татавтодор"ның  Түбән Кама филиалы баш инженеры Зөфәр Җамалиев. - Ходай кушып, тиздән без бу төр эшләрне тәмамлап, һәр ике юнәлеш буенча да юлны ачарга ниятлибез: халык эшкә һәм киредән өенә тыныч кына кайтып җитә алсын өчен. Әлбәттә, кайбер чикләүләр калачак, чөнки эшләр дәвам итәчәк әле».



Объектны реконструкцияләүгә Татарстан бюджетыннан 450 млн  сум акча бүлеп бирелде. Эшләр узган ел башланды. Юл озынлыгы - һәр якка 5,3 км. Сәнәгать предприятиесенә илтүче юл 11,5 метрлык итеп киңәйтелде, вахта автобуслары өчен аерым полоса өстәлде. Шәһәргә керүче юлның  киңлеге  8 метрга җиткерелде. Тиешле урыннарга коймалар куелды, су торбалары салынды,  вак таш җәелде. 



Юлга гарантия срогы дүрт ел тәшкил итсә дә, төзүчеләр әлеге юлның чыдамлылыгы ун елга җитәчәгенә  ышандыра.  


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*