Рус Тат
6 Апрель 2019
18:00 - 20:00
11 көн калды
30 Март 2019
12:00 - 13:00
4 көн калды
Чистай урамын төзекләндерү проекты карары март ахырына кабул ителергә тиеш
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 11 Март 2019 - 13:48
  • Караулар: 36
Бу хакта бүген  җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә  Түбән Кама мэры Айдар Метшин хәбәр итте. 

Билгеле  булганча, быел Түбән Кама муниципаль районы  юллар төзү һәм капиталь ремонт ясау  өчен төрле чыганаклардан якынча 1 млрд 700 млн  сум күләмендә акча җәлеп итәргә планлаштыра. Шулардан Чистай урамы буенча автомобиль юлын реконструкцияләүгә 335 млн сум бүлеп биреләчәк. 

"Әлеге акчаларны Моношәһәрләрне үстерү фонды федераль программасы нигезендә җәлеп итү планлаштырыла, шуларның 50%ы - Татарстан Республикасы бюджеты акчалары. РФ Икътисадый үсеш министрлыгында килештерү процессы бик катлаулы бара, әмма без, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә, март азагына кадәр көтелгән уңай карарны алу өчен, кулдан килгәннең барысын да эшлибез", - дип ассызыклады  Айдар Метшин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*