Рус Тат
6 Апрель 2019
18:00 - 20:00
11 көн калды
30 Март 2019
12:00 - 13:00
4 көн калды
Айдар Метшин: "Быел юлларны ремонтлау программасы масштаблы булачак".
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 11 Март 2019 - 13:15
  • Караулар: 31

2019 елда Түбән Кама муниципаль районының юл-урам челтәрен тәртипкә китерү өчен өч чыганактан  -  федераль, республика һәм муниципаль бюджетлардан 1 млрд 700 млн сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. 

Агымдагы елда юлларны ремонтлау планнары турында бүген җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә фикер алыштылар. Район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин әйтеп узганча, 2019 елда әлеге программа  бүлеп бирелә торган акчалар күләме ягыннан да, шәһәр һәм район территориясендә ремонтлана торган юлларның озынлыгы буенча да масштаблы булачак. 

Агымдагы елда Түбән Кама  беренче тапкыр "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проектында катнаша. Әлеге программа нигезендә шәһәр 480 млн сум күләмендә финанслау алачак, ул автомобиль юлларын төзүгә дә, капиталь ремонтка да юнәлдереләчәк. Аерым алганда, 2019 елда Тынычлык проспектыннан Ф. Тәбиев урамына кадәр Җиңүнең 30 еллыгы урамы буйлап юл төзү,  Химиклар проспектының ике ягы  -  Вахитов боҗрасыннан Корабельная урамына кадәр, Чәбия урамыннан Гагарин урамына һәм Вахитов проспектына  кадәр, Октябрьнең 50 еллыгы урамының җөп ягына, "Пионер" индустриаль паркы борылышыннан Көньяк урамга  кадәр капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

Район җитәкчелегенең планында  -  быел бакча-дача территорияләре, авыл җирлекләре, Сүбәләк трассасы, Түбән Кама муниципаль районы территориясе аша уза торган төбәк әһәмиятендәге юлларны ремонтлауны дәвам итү. Тагын бер яңа программа – балалар сәламәтләндерү лагерьларына керү юлларын ремонтлау. 

"Без ишегаллары территорияләрен капиталь ремонтлауны дәвам итәчәкбез. Бу мәсьәлә буенча  күптән түгел махсус комиссия утырышында фикер алышынды. Әлеге очрашуның карары -  бүгенге көндә машиналар йөрү өлешен киңәйтү, бордюрларны яңарту, өстәмә парковка урыннарын төзекләндерү кебек комплекслы ремонт эшләре әзерләнүче  шәһәр ишегалларының  -   36 территориянең якынча исемлеген төзү", - дип белдерде киңәшмәдә Айдар Метшин. 

Түбән Камада барлыгы 820 ишегалды исәпләнә.  Соңгы 3 елда 219 ишегалды территориясе капиталь ремонтланган.   

Шулай ук агымдагы елда Төзүчеләр бистәсендә һәм Кама Аланында юллар торышы  өйрәнеләчәк, 2020 елдан әлеге территорияләрдә юл инфраструктурасы торышын эзлекле рәвештә яхшырту өчен программа булдыру күздә тотыла. 


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*