Рус Тат
6 Апрель 2019
18:00 - 20:00
11 көн калды
30 Март 2019
12:00 - 13:00
4 көн калды
Нурлатлылар торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Түбән Кама тәҗрибәсен өйрәнә
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 11 Гыйнвар 2019 - 10:28
  • Караулар: 44
Бүген, 11 гыйнвар көнне, Түбән Камага  Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов җитәкчелегендәге делегация килде. Нурлатлыларның эш сәфәрендә төп максат - шәһәр җирлегендә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен үзгәртеп кору тәҗрибәсен өйрәнү. 

Билгеле булганча, 2018 елның 1 августыннан Түбән Кама торак-коммуналь хуҗалыгы системасы яңа схема буенча эшли башлады: шәһәрдә элеккеге унбиш  идарәче компания урынына ике компания калдырылды. Калганнары "йорт идарәсе" статусына күчкән һәм хәзер торак йортларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Түбән Кама торак-коммуналь хуҗалык вәкилләре сүзләренчә, халыкның идарәче компанияләр белән хезмәттәшлегенең яңа схемасы гражданнарның гаризаларына вакытында җавап бирергә һәм проблемаларны тизрәк хәл итәргә мөмкинлек бирә. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*