Рус Тат
"Түбән Кама Нефтехим" предприятиесендә биологик чистарту корылмаларын төзекләндерүнең икенче этабы ахырына якынлаша
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 01 Ноябрь 2018 - 15:12
  • Караулар: 25

"Түбән Кама Нефтехим"  ГАҖ биологик чистарту корылмалары  Түбән Каманың төп экологик объекты булып тора. Әлеге стратегик объект 1966 елда кулланылышка тапшырылган. Быел биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең икенче этабы гамәлгә ашырыла.

Предприятие вәкилләре белдерүенчә, реконструкциянең икенче этабын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә,  механик чистартудан соң, химик элементлар белән пычранган су агынтысында  углеводородлар концентрациясе кимиячәк, бу атмосфера һавасының торышын сизелерлек яхшыртачак.Биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү барышында яңа  коллектор төзү дә планлаштырыла. Барлык эшләр өчен гомуми чыгымнар 3 млрд сумнан артып китә. Икенче этапны модернизацияләүне якын араларда тәмамларга планлаштыралар.

Шулай ук тиздән "Түбән Кама Нефтехим" предприятиесендә  заманча  җиһазландырылган күчмә экологик пост та булдырылачак. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*