Рус Тат
Рөстәм Миңнеханов Казанда Милли китапханә булдыру турында үз фикерен җиткерде
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 10 Октябрь 2018 - 13:40
  • Караулар: 13

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» ММҮ янәшәсендәге яңартылган скверны һәм яр буе үрен карап чыкты.   

Бу төзекләндерү объекты «ТАИФ» ААҖ хәйрия эшчәнлеге кысаларында финансланды.

Искәртәбез, Казан үзәгендә Фукс скверы янәшәсендәге яр буе үрен төзекләндерү мәсьәләсе 2017 елның июнендә карала башлады, ул чакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «ТАИФ» ААҖ җитәкчелеге белән бергәләп, «Казан» ММҮ янындагы күп катлы җир асты парковкасын төзүнең барышы белән танышты.

Казан кешеләренең һәм җәмәгатьчелекнең күп санлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, шулай ук хәйрия эшчәнлеге кысаларында ТАИФ компанияләр төркеме һәм «Татнефтепроводстрой» ААҖ шәһәргә «Казан» ММҮ яр буе үрен, Фукс бакчасын төзекләндерү буенча финанс ярдәме күрсәтте.   

Төзекләндерү бер ел барды. Яңарту берничә этапта барды. Төзекләндерүнең гомуми мәйданы 30,8 мең кв. м. 

«ТАИФ» компаниясендә хәбәр ителгәнчә, эшләрнең гомуми суммасы 123, 4 млн. сум тәшкил иткән.

Рөстәм Миңнеханов «Казан» ММҮ янәшәсендәге яңартылган скверны һәм яр буе үрен карап чыкканнан соң үз фикерләре белән уртаклашты. 

«Бу – заманча күркәм паркинг 1 мең машинага исәпләнгән, анда автомобильләрне юу урыннары һәм бүтән шартлар да бар, шул исәптән электромобильләр өчен дә. «ТАИФ» компаниясенә бу комплексны төзегән өчен, тулаем аның янәшәсендәге территорияне төзекләндергән өчен рәхмәт. Бу урын шәһәребезнең бизәге булыр дип ышанам».

Киләсе адымыбыз  – «Казан» ММҮне реконструкцяләү. Ул хәбәр иткәнчә, комплекс тәртипкә китерелгәннән һәм ремонтланганнан соң монда Милли китапханә урнашачак.

«Без төрле вариантларны карадык, әмма Милли китапханә өчен моннан да әйбәт урын юк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Иң мөһиме – географик яктан уңайлы, китапханә – кешеләр йөрергә тиешле урын. Монда җәяү дә килеп була, автомобильдә яисә велосипедта да. Моннан тыш, безнең кыйммәтле хәзинә булган әдәбиятыбыз бар һәм бүген аны тиешле шартларда саклау зарур».

Аннары Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «ТНВ» - «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе өчен яңа бина салу мәсьәләсе дә карала.

«Киләчәк планнарга килгәндә исә, без алар турында «ТАИФ» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән фикер алыштык, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу, беренче чиратта, «ТНВ» өчен яңа комплекс төзү. Хәзер проект эшләнә. Бу ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга зур бүләк булачак».  

ТР Матбугат хезмәте материалларыннан.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*