Рус Тат
Түбән Камада торак йортларга җылылык бирелә башлый
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 25 Сентябрь 2018 - 13:45
  • Караулар: 43
26 сентябрьдән Түбән Каманың торак йортларында җылылык бирү сезоны башлана. Беренче көннәр җибәрү-көйләү режимында узачак.

"Йортларга җылыны һава температурасы биш көн дәвамында 8 градус булганда бирергә киңәш итәләр. ТР буенча тулаем алганда, мондый параметрга ирешелмәгән әле. Әмма элек бу мәҗбүри таләп булса, хәзер нормативны бетерделәр һәм министрлык республиканың барлык районнарына да җылылык бирергә тәкъдим итте», - дип хәбәр итте брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.

Җылыту сезонына әзерлек эшләре узган елгы сезонны япканнан соң ук башланды, ул 235 көн дәвам итте.

Киләсе кышка республика күләмендә  12 эре җылылык белән тәэмин итү чыганагы, шул исәптән Түбән Кама җылылык-электр үзәге дә, әзерләнде.

Билгеле булганча,  Түбән Каманың социаль учреждениеләрендә җылылык бирү чоры узган атнада ук башланды. Беренче чиратта мәктәпкәчә белем бирү һәм сәламәтлек саклау объектларына җылы бирелде.









Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*