Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
6 көн калды
Рөстәм Миңнеханов республиканың коммуналь хезмәт күрсәтү оешмаларына яңа махсус техника ачкычлары тапшырды
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 24 Сентябрь 2018 - 16:37
  • Караулар: 69
Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында республика мунициципаль районнарының коммуналь хезмәтләренә яңа махсус техника ачкычлары тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. Түбән Камадан биредә  район башлыгы Айдар Метшин һәм Кама Аланы җирлеге башлыгы Александр Павлов бар иде. 

Татарстанның коммуналь хезмәтләре хезмәткәрләренә 46 махсус машина тапшырылды: самосваллар, автогрейдерлар һәм тракторлар. Барлыгы 2018 елда махсус һәм коммуналь техника сатып алу заявкасына 117 берәмлек техника кертелгән, шуларның 28е элегрәк муниципалитетларга бирелгән булган.


«Республикада коммуналь хезмәтләребезнең автомобиль паркын яңарту буенча системалы эш алып барыла. Моңарчы 200 берәмлек техника тапшырылган иде. Моннан тыш, 80ләп „КАМАЗ“ автомашинасы ремонтланган. Бу эш кешеләрнең кәефе әйбәт булсын өчен: юллар вакытында чистартылсын һәм ремонтлансын, кирәкле хезмәтләр күрсәтелсен өчен киләчәктә дә дәвам итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.



Кама Аланы  яңа заманча МТЗ-82.1 тракторына ия булды: төягече һәм махсус щеткасы  булган әлеге техника   шәһәр хуҗалыгын тәртиптә тоту өчен бик кирәк. Билгеле булганча,   2017 елда Кама Аланы торак- коммуналь хезмәт күрсәтү предприятиесенә   яңа кар чистарту машинасы бирелгән иде. Автопаркны яңа махсус техника белән тулыландыру  Кама Аланында юлларны һәм тротуарларны карап тоту, аларны вакытында чистартуның сыйфаты артуга китерер.  
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*