Рус Тат
28 Июля 2018
с 10:00 до 13:00
осталось 9 дней
Денис Баландин: “Көзге-кышкы чорга әзерлек эшләре тулы күләмдә башкарылды”.
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 23 Октябрь 2017 - 14:51
  • Караулар: 216

Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең кышкы чорга әзерлеге мәсьәләсе дә каралды. Әлеге мәсьәлә буенча Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин чыгыш ясады.

Үз чыгышында, беренче чиратта, Денис Баландин быелгы җылыту сезонына әзерлек эшләре барышы белән таныштырды. Быел Түбән Каманың социаль объектларына - 15 сентябрьдән, торак йортларга 26 сентябрьдән җылылык бирелде.

Көзге-кышкы чорга әзерлек эшләре барышында, әлбәттә, мөһим мәсьәлә булып, автомобиль юллары тора. Магистраль һәм шәһәр эчендәге юлларның торышы өчен шәһәрне төзекләндерү комплекслы предприятиесе җавап бирә.Идарәче компанияләр исә ишегалды юллары һәм аларны урам юллары белән тоташтыручы урыннар өчен җаваплы. Бүгенге көндә предприятиеләрдә барлыгы 84 берәмлек кар чистарту техникасы бар. Аларның 48е - шәһәрне төзекләндерү комплекслы предприятиесендә, калган өлеше –идарәче компанияләрдә.

Моннан тыш, комплекслы предприятиегә лизинг килешүе нигезендә, тагын 10 берәмлек махсус техника кайтарту планлаштырыла, тагын 8 техника ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә кайтартылачак, 3 техникага капиталь төзекләндерү ясалачак.

Юлларны тәртиптә тоту өчен, 3 мең тоннадан артык ком, 340 тонна техник тоз, 2000 куб су-тоз катнашмасы, 3300 куб ком-тоз эремәсе әзерләнгән.

Җыелган карны бушату узган елдагыча 1 полигонда түгел, ә 3 полигонда алып барылачак. Әлеге полигоннар Южная урамы читендә, Урман урамы һәм Төзүчеләр проспектына караган 44нче микрорайон территориясендә урнашкан. Моннан тыш, сәнәгать предприятиеләренең үз полигоннары булдырылган.

Юлларны кардан чистартучы һәм кар ташучы машиналарга ярдәм йөзеннән, ЮХИДИ бүлеге шәһәрнең 25 урамына - 94 урында “Туктап тору тыела” билгесе урнаштырган.

Шәһәрара юлларны чистарту “Татавтодор” предприятиесе карамагында. Бүгенге көндә предприятие кышкы чорга 25 махсус техника һәм бозлавыкта сибү өчен 8 мең тонна катнашма әзерләп куйган.

Юллар торышына бәйле мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен, тәүлек буена эшләүче диспетчерлык хезмәте дә булдырылган, халык мөрәҗәгатьләре 072 яки 40-07-20 телефоннары аша кабул ителә.

Шулай итеп, Денис Баландин белдерүенчә, көзге-кышкы чорга әзерлек буенча планлаштырылган эшләр тулы күләмдә башкарылган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*