Рус Тат
Түбән Камада җылылык сезонын башлау турында киңәштеләр
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 18 Сентябрь 2017 - 14:00
  • Караулар: 138

Түбән Каманың социаль объектларына җылылык бирү эшләре башланды. Торак йортларга җылылык бирү мәсьәләсе исә әлегә ачык кала. Узган ел Түбән Камада җылыту сезоны 1октябрьдән башланган булган. Быел бу мәсьәлә ничек хәл ителәчәк: әлеге сорау җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә дә күтәрелде. 

Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин сүзләренчә, бүгенге көндә һаваның уртача температурасы 14 градус тәшкил итә. Норматив буенча, торак йортларга җылылык һава температурасы биш көн дәвамында 8 градустан артмаган очракта бирелә башлый. Биредә шулай ук һаваның дымлылыгы, явым-төшемнәр дә исәпкә алына. Торак фонды җылылык сезонына тулысынча әзер. Бүгенге көндә һава торышы күзәтелеп барыла.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*