ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның 7 яңа очрагы расланган
Сәламәтлек
  • 22 Май 2020 - 12:46
  • Караулар: 11
22 майга оператив мәгълүматларга караганда, Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның 7 яңа очрагы расланган.

Барлык очраклар да - вируслы кеше белән аралашу сәбәпле. Әлеге җиде кешенең берсе - стационарда, алтысы йорт изоляциясендә табиблар күзәтүе астында дәвалана.

Элегрәк шәһәрдә яңа коронавирус йогышы белән авыруның 114 очрагы теркәлгән иде. 64 кеше терелде.

Татарстанда бүген яңа инфекциянең 75 очрагы расланган. 1 очрак читтән кертелгән, 74 - вируслы кеше белән аралашу аша. 24 кеше хастаханәгә салынган, 51 кеше өйдә дәвалана. Моннан тыш, COVID-19дан үлүнең 10 очрагы теркәлгән. Казанда 1963 елгы кеше вафат булган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*