ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Дүшәмбе киңәшмәсенең зур өлешен Айдар Метшин коронавирус белән бәйле хәлгә багышлады
Сәламәтлек
  • 12 Май 2020 - 09:21
  • Караулар: 39
Бүген узган атна нәтиҗәләре буенча киңәшмәнең зур өлешен Айдар Метшин коронавирус белән бәйле хәлгә багышлады. Түбән Кама муниципаль районында хәл тотрыклы киеренке кала. Авыручылар саны көненә 6 процент тәшкил итә, диде Айдар Метшин.

Муниципалитетта яңа коронавирус йогышы белән зарарлануның 89 очрагы теркәлгән, 13 түбәнкамалы терелгән. "Кызганычка каршы, узган атнада, 5 майда, бездә пациентның яңа вирус инфекциясеннән үлеменең беренче очрагы теркәлде", - диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы.

Түбән Камада госпиталь эшен дәвам итә, ул ачылганнан бирле анда 93 пациент китерелгән, кичә анда 62 кеше булган, шуларның 5се ИВЛ аппаратында. "Якын көннәрдә без коронавирус йогышының уңай нәтиҗәле очраклары артуын көтүебез турында җиткерергә тиешмен, чөнки потенциаль-уңай очракларның билгеле бер саны тест раславында", - дип фаразлады хәлне Айдар Метшин.
Район башлыгы сүзләренә караганда, авыру белән аралашу аша чир йоктыру очраклары арта бара, күпчелек очракта гаилә эчендә – өлкәннәр һәм балалар арасында зарарлану күзәтелә. Кама Аланында да, авыл җирлекләрендә дә теркәлгән очраклар бар.

"Без гаиләнең бер әгъзасында авыруның симптомсыз, башка әгъзасында авыр төстә узуын күрәбез, – дип сөйләде Айдар Метшин. - Һәм шуңа бәйле рәвештә, мин барлык түбәнкамалыларга үз сәламәтлекләрен саклау һәм куркынычсызлык чараларын үтәү үтенече белән тагын бер кат мөрәҗәгать итәм. Әлегә кадәр бу инфекциядән дару юк һәм алга таба аның ничек таралачагы күбесенчә үзебездән тора. Яңа төрдәге коронавирус инфекциясе беркая да юкка чыкмаячак һәм безнең арада йөриячәк, шуңа күрә шәхси, иҗтимагый профилактика һәм куркынычсызлык чараларын үтәү бик мөһим".






Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*