ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама табиблары туганнарының сугыштагы батырлыгы турында сөйли
Сәламәтлек
  • 23 Апрель 2020 - 10:23
  • Караулар: 41

Түбән Кама перинаталь үзәгенең акушер-гинекологы Алсу Әшрафуллина безгә үзенең әнисе Мөнирә Бәхтигәрәева турында сөйләде.

"Сугыш башланганда, әнигә 17 яшь була, ул медицина училищесында имтихан биреп йөри. Нәкъ бер елдан соң,  яшь кызны Казан госпиталенә җибәрәләр, анда ул 2 ел дәвамында тырышып хезмәт итә, ә аннан соң, сәламәтлеге какшау сәбәпле,  Бикләнгә кайтырга мәҗбүр була.

1945 елның 4 гыйнварында аны янә хәрби комиссариатка чакыралар һәм Киевка, эчке гаскәрләр полкына җибәрәләр. Бераздан полкны тараталар һәм Польшага озаталар. Варшавада ул икенче укчы полкының өлкән хәрби фельдшеры вазыйфасында эшли.

Әнием  1947 елның февралендә генә өенә әйләнеп кайта. Бүгенге көн нинди генә булмасын, безгә ветераннарыбызның бөек батырлыгын истә тотарга кирәк!”- ди Алсу Әшрафуллина.

 

 

  

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*