ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Сак булыгыз: талпаннар активлаша
Сәламәтлек
  • 15 Апрель 2020 - 13:41
  • Караулар: 64

Түбән Кама табиблары сүзләренә караганда, быел талпаннар (урман бете) активлыгы 30 марттан күзәтелә. Бүгенге көнгә балаларга талпан кадалуның 8 очрагы теркәлгән.

Талпаннар кешеләргә урманда гына түгел, шәһәр читендә, бакча-дачаларда да кадалырга мөмкин.

Балаларга талпан кадалуны булдырмау өчен киңәшләр:

- балага баш киеме, капюшон кидертегез яки яулык яптырыгыз;

-тыгыз тукымадан озын җиңле, ачык төстәге кием кидертергә тырышыгыз: аннан талпан тизрәк күренә;

-баланың җиңен, башлыгын бәйләп куегыз, чалбар балагы да аягына тыгыз торса яхшы;

- киеменә (тәненә түгел!) акарицид яки репелент препаратлар сиптерегез;

- баланың киемен, чәчен даими тикшереп торыгыз;

-үләнгә утырмагыз, ятмагыз.

Җәяү йөреп кергәннән соң, баланың өс киемен салдырыгыз, тәнен, чәчләрен карап чыгыгыз.

Йорт хайваны булган очракта, аны да җентекләп карагыз.

Талпан тешләсә, аны үзегез алырга тырышмагыз. 

Менделеев ур., 45 нче йорт адресы буенча травмпунктка мөрәҗәгать итегез(тәүлек дәвамы кабул итәләр).

Баладан алынган талпан лабораториядә тикшереләчәк. Моннан тыш, бала 21 көн дәвамында табиб күзәтүе астында торырга тиеш.

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*