ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Махсус режим шартларында балалар сырхауханәләренә керүгә таләпләр
Сәламәтлек
  • 14 Апрель 2020 - 11:00
  • Караулар: 39

Хәзерге вакытта балалар сырхауханәләрендә планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатылды. Табиблар балаларга өйләренә килеп ярдәм күрсәтә, ә сырхауханәләрдә бары тик ашыгыч ярдәм генә күрсәтелә. Әгәр шулай да, теге яки бу сәбәпләр аркасында сезгә хастаханәгә килергә туры килсә, кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында мәгълүмат җиткерәбез.

1 нче сырхауханә

1) югары температура, ютәл һәм йогышлы авыруның башка билгеләре сәбәпле килгән пациентларга сырхауханәгә кермичә, фильтр-кабинетка (үзәк ишектән сулга аерым керү урыны) узарга кирәк;

 

2) әгәр бала сәламәт, әмма күпмедер вакыт үзизоляциядә булган булса, балалар бакчасына белешмә алу өчен бала белән сырхауханәгә килергә кирәк. Сырхауханәгә үзәк ишектән керегез, сезне хастаханә хезмәткәре каршы алачак һәм кирәкле кабинетка – 113 яки 115 нче кабинетка җибәрәчәк;

3) вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен ябу өчен (табиб баланы өйдә караганнан соң), ата-аналар 111 нче кабинетка мөрәҗәгать итә ала;

4) әгәр табиб баланы рентгенология тикшеренүенә җибәргән икән, үзәк ишек ягына барып, аннары күрсәткечләр буенча рентгенкабинетка барырга кирәк.

2 нче сырхауханә

1)   ОРВИ симптомнары белән мөстәкыйль рәвештә табибка килергә уйлаган пациентларга сырхауханәгә кермичә, фильтр-кабинетка (үзәк ишектән уңга аерым керү урыны) узарга кирәк;

2) әгәр бала сәламәт, әмма күпмедер вакыт үзизоляциядә булган булса, балалар бакчасына белешмә алу өчен бала белән сырхауханәгә килергә кирәк. Сырхауханәгә үзәк ишектән керегез, сезне хастаханә хезмәткәре каршы алачак һәм 110 нчы кабинетка җибәрәчәк;

3) вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен ябу өчен (табиб баланы өйдә караганнан соң), ата-аналар 104 нче кабинетка мөрәҗәгать итә ала.

 

 

 

   

 

 

 

 

 

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*