ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
"Түбән Кама Нефтехим" хезмәткәрләре медицина битлекләре тегүгә керешкән
Сәламәтлек
  • 07 Апрель 2020 - 07:54
  • Караулар: 80

"Түбән Кама Нефтехим" хезмәткәрләре бүгенге көндә дефицитка әйләнгән медицина битлекләре тегүгә үз өлешен кертә.

«Полиматиз» бүлендек компаниясе җитештергән тукылмаган полипропилен материал компаниянең төп заводларына бүлеп бирелгән, эшчеләр өчен барлыгы 100 меңнән артык битлек тегү планлаштырыла.

Шулай ук бүгенге көндә үзизоляциядә булган эшчеләрнең дә араларында тегә белүчеләре өй шартларында битлекләр тегү эшенә керешкән. Волонтерлар аларга кирәкле материалны илтә, әзер битлекләрне алып китә. Көн саен 800 данә битлек җитештерелә. Алар волонтерларга, ветераннарга, күпсанлы кешеләр белән элемтәдә торучы хезмәткәрләргә таратыла.

“Түбән Кама Нефтехим” җитәкчелеге шәһәргә 100 мең данә медицина битлеге тегәргә җитәрлек материал бүлеп бирү турында карар кабул иткән. Моннан тыш, 5 мең данәлек материал сорап мөрәҗәгать иткән Кама Аланы неврология диспансеры да компаниядән бушлай ярдәм алачак.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*