ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Табиб Алексей Мазус Россиядә коронавирусның җиңелрәк үтәчәгенә ышанычын белдерә
Сәламәтлек
  • 03 Апрель 2020 - 14:03
  • Караулар: 93

Халыкның күпчелеге туберкулездан БЦЖ прививкасы ясатканлыктан, Россиядә коронавирусның җиңелрәк үтәчәгенә өметләнергә мөмкин, дип хәбәр итте РУДН медицина институтының кеше вирусологиясе укыту-методик үзәге директоры Алексей Мазус.

"Мәскәүдә без Европа моделенә ориентлашмыйбыз, безнең фикерләрнең фәнни нигезе бар, чөнки бездә халыкның күбесе БЦЖ ясаткан. Безгә балачакта ясалган бу прививка организмда билгеле бер иммун фон тудыра. Иммун системасы активлаша. Һәм бу безнең илдә инфекция таралу Европага караганда түбәнрәк булыр һәм реанимациядә авырулар, авыррак формада чирләүче кешеләр саны, әйтик, Италия белән чагыштырганда, азрак булыр дип өметләнергә мөмкинлек бирә", - диде Алексей Мазус.

Аның сүзләренә караганда, шул рәвешле илдә авыруның тынычрак узарына өметләнергә мөмкин, дип яза ria.ru.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*