ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
37 көн калды
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Венера Рәхимова Түбән Камада илкүләм проектларны тормышка ашыру барышы турында сөйләде
Сәламәтлек
  • 25 Март 2020 - 10:28
  • Караулар: 29

Түбән Кама 2019 елдан бирле илкүләм проектларны тормышка ашыруда катнаша. Алар күп кенә тармакларны, шул исәптән медицина һәм демография өлкәләрен дә колачлый. Бу хакта безгә Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Венера Рәхимова сөйләде.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының төп максаты – 2024 елга уртача гомер озынлыгының 78 ел тәшкил итүенә ирешү», - ди Рәхимова. Аның сүзләренә караганда, узган ел бу максатларга 50 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Мөһим бурычлар арасында - йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм онкология белән көрәш. 2019 елда Түбән Кама муниципаль районында кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны күрсәткечләре 2020 елга - 100 мең кешегә 410 кеше - планлаштырылган күрсәткечләргә җиткән. Венера Рәхимова бу динамиканы тотрыкландырырга кирәклеген җиткерде.

2024 елга үлүчеләр саны 100 мең кешегә 185 очрактан артмаска тиеш. 2019 елда Түбән Камада һәм районда бу сан 100 мең кешегә 176 очрак тәшкил иткән, әмма үлүчеләр саны алдагы ел белән чагыштырганда 22 кешегә арткан.

2019 елда авыруларда 1010 яман шеш очрагы ачыкланган, аларның 60 проценты – башлангыч стадиядә.

«Демография» илкүләм проектына килгәндә, Түбән Камада аның күрсәткечләре яхшыруга ике гериатрия кабинеты, район үзәк хастаханәсендә стационар геронтология ярдәме булу, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау һәм 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын медицина учреждениеләренә алып килү ярдәм итә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*