ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
37 көн калды
Түбәнкамалылар коронавирусны кисәтү буенча махсус электрон сервистан файдалана ала
Сәламәтлек
  • 25 Март 2020 - 08:15
  • Караулар: 34
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында коронавирус буенча яңа электрон сервис булдырган.

Сервис үзеңнең сәламәтлек ягыннан кайсы төркемгә каравыңны һәм шуңа бәйле рәвештә  шәхси көндәлек алып баруны тәэмин итә.  Кирәк булган очракта, система шәхси кабул итү өчен кайсы хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген күрсәтә.

Исегезгә төшерәбез, Россиягә башка илдән килгән  кешеләр 14 календарь көн  дәвамында карантин режимын үтәргә тиеш. Әгәр дә сезнең дистанцион рәвештә эшләп, хезмәт хакы алу мөмкинлегегез юк икән,  бу чорда больничный  рәсмиләштерергә  мөмкин. 20 марттан 1 июльгә кадәр, карантин булган очракта,  больничныйлар рәсмиләштерү һәм вакытлыча эшкә яраксызлык буенча  түләү алу буенча аерым тәртип кертелде.

Чит илдән кайтучылардан тыш, алар белән бергә яшәүче гражданнарга да дистанцион режимда эшләп, больничный алырга мөмкин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*