ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
37 көн калды
Түбән Кама хирурглары биш яшьлек кыз ашказаныннан бер метр озынлыктагы чәч төене алганнар
Сәламәтлек
  • 24 Март 2020 - 14:13
  • Караулар: 45

Түбән Кама балалар хастаханәсе хирурглары 5 яшьлек кыз ашказаныннан 300 грамм чәч төене алган.

Медиклар сүзләренә караганда, бала хастаханәгә косу, эчендә авырту билгеләре белән эләгә. Үткәрелгән тикшерүләрдән соң, пациентның ашказаны, унике илле эчәгендә һәм нәзек эчәгенең бер өлешендә бер метр озынлыкка җиткән чәч төене табыла, аңа трихобезоар диагнозы куялар.

1 нче хирургия бүлеге мөдире Алексей Спиридонов аңлатканча, бу патология чагыштырмача сирәк очрый һәм чәч, йон эшләнмәләр чәйнәү кебек зарарлы гадәтләре булган балаларда (кызларда ешрак) була. Нәтиҗәдә, ашказанында азык массасы һәм лайлалы чәч белән тулган «чәч шеше» барлыкка килә.


Безоар сагыз, пластилин йоту очракларында да күзәтелә.

Хәзерге вакытта кыз үзен яхшы хис итә һәм өенә чыгарга җыена. Табиблар ата-аналардан үз балаларының гадәтләренә игътибарлырак булуларын сорый. Бу күп кенә проблемаларны булдырмый калырга ярдәм итәчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*