ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
37 көн калды
Валентина Можная: «Туберкулез кайчагында гадәти салкын тию кебек уза»
Сәламәтлек
  • 24 Март 2020 - 13:34
  • Караулар: 19
Бүген Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу авыруга бәйле мифлар, БЦЖ прививкасы, Манту пробасы һәм башка нечкәлекләр турында безгә Түбән Кама туберкулезга каршы диспансерының педиатр-фтизиатры Валентина Можная сөйләде.

Узган ел 69 түбәнкамалы туберкулез белән авырып киткән, авырулар саны 100 мең кешегә 25 кеше тәшкил иткән, бу республика буенча бераз кимрәк (100 мең кешегә - 28,8). Авыручылар арасында ике бала булуы да ачыкланган.

- Валентина Васильевна, мөгаен, иң популяр миф – туберкулез белән хөкем ителүчеләр, бомжлар һәм, гомумән, начар шартларда яшәүчеләр авырый, дигән фикердер.

- Туберкулез белән халыкның төрле катламнары авырый, чөнки өлкәннәрдә инде инфекция бар, ягъни без организмда балачактан үк эләгә торган туберкулез таякчыклары йөртәбез. Иммунитеты начарайган һәр кеше авырырга мөмкин. Бу очракта туберкулез таякчыклары активлаша һәм туберкулез процессы башлана, барыннан да бигрәк - үпкәләрдә.

Хатын-кыз организмына йөклелек һәм бала табу да зур стресс булып тора – иммунитет физиологик яктан кими, һәм хатын-кыз бала табудан соң туберкулез белән авырырга мөмкин. Шуңа күрә яшь әни өчен бала табуның беренче атнасында ук, үз сабыең сәламәтлеген кайгыртып, флюорография узарга кирәк.



– Тагын бер миф - туберкулезның төп билгесе – йөткергәндә кан төкерү.

- Туберкулез күпчелек очракта симптомсыз уза. Узган ел пациентларның 65%ында туберкулез флюорография вакытында ачыкланган: аларның берсе дә үз хәленә зарланмаган.

Туберкулез кайчагында гадәти салкын тию кебек уза: кич белән температура күтәрелә, төнлә белән тирлисең, хәлсезлек күзәтелә. Элек туберкулезның төп билгесе булып, йөткергәндә кан төкерү, үпкә ялкынсынуы, кан тамырлары, бронхлар зарарлану һәм башкалар саналган. Безнең пациентлар арасында үпкәләре таркала башлаган, әмма кан төкерү күзәтелмәгән кешеләр бар.

- Дәвалау курсы күпме вакытны ала?

- Уртача алганда, дәвалауның төп курсы гадәти классик авыру вакытында 9-12 ай дәвам итә. Әгәр дә авыруны китереп чыгаручы билге тотрыклы икән, берничә ел дәвам итә. Туберкулездан савыгу өчен, пациентның табиб киңәшләрен үтәве кирәк.

- Ә туберкулез организмда күпме вакытта үсеш ала?

- Туберкулез ике айдан ике елга кадәр үсеш алырга мөмкин дип санала. Мәсәлән, бездә бер хатын-кыз май аенда флюорография үткән, үпкәләре чиста булган, ә июль аенда ул безгә туберкулезның киң таралган формасы белән килде.

-Ни өчен ата-аналар прививкалардан һәм пробалардан баш тарта?

- Кайбер ата-аналар препаратлар составында зарарлы матдәләр бар дип саный, бу очракта бу - фенол, һәм алар баласын «агуларга» теләмиләр. Әмма бактериологик препаратларда фенол консервант булып тора һәм аның өлеше анда бик аз. Барлык прививкалардан, шул исәптән туберкулезга каршы прививкалардан, өзлегүләрдән курыккан ата-аналар да бар. Биредә интернет зур роль уйный, анда еш кына бөтенләй квалификациясез затлар үз фикерләрен белдерә, бу - һичшиксез, дөрес түгел.

- Кемдер БЦЖ вакцинасын турыдан-туры аутизм белән бәйли. Сез моны ничек аңлата аласыз?

- Моны бер сүз белән генә аңлатып булмый. Барысы да баланың нинди булып тууына һәм иммун статусында тайпылышларның вакытында ачыклануына бәйле. Һәр очракта да тикшерергә кирәк. Минемчә, сәламәт бала организмының прививкага реакциясе уңай була.



- Түбән Камада балаларның нинди дә булса өзлегүләр алу очраклары булдымы?

- Прививкалардан соң өзлегү очраклары булды, әмма бик сирәк. Мәсәлән, вакцинациядән соң җөй озак төзәлү, култык асты һәм башка якын-тирәдәге лимфатик төеннәр ялкынсынулар... Әмма авыр очраклар булмады.

- Туберкулезны тамырдан юк итеп булырмы?

- Әйтүе кыен. Кох таякчыгының даруларга каршы торучанлыгы югары, шуңа күрә туберкулез белән авыручылар бик озак дәвалана. Тик шулай да туберкулезны кайчан да булса, арпа авыруын җиңгән кебек, җиңәрбез дип өметләнәм, әлбәттә, бу барлык балалар да прививка ясаткан һәм бар халык та вакытында тикшерү узган вакытта мөмкин булыр.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*