ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбән Камада 4 440 йөкле хатын-кыз бушлай скрининг тикшеренүе узган
Сәламәтлек
  • 14 Март 2020 - 09:56
  • Караулар: 22
Түбән Кама пренаталь диагностика үзәгендә узган ел  4440 йөкле хатын-кыз тикшерү узган. Шуларның 2,5 меңе -Түбән Кама муниципаль районында яшәүчеләр.



16 очракта әле тумаган балаларның патологиясе ачыкланган. Мондый очракларда вакытында терапия башлау бик мөһим.

Пренаталь диагностика үзәге эше йөкле хатын-кызларны 11 атна һәм 5 көн -  13 атна һәм 5 көн аралыгында тикшерүнең Европа стандартын үз эченә ала. Хатын-кызлар биредә түбәндәге медицина хезмәтләре ала:

- Эксперт класслы аппаратта УЗИ үтү;

- хромосомалар патологиясе маркерларын ачыклау өчен, кан бирү.


Пренаталь диагностика яралгының торышын ачыкларга мөмкинлек бирүче теләсә кайсы тикшеренүләрне аңлата.

Пренаталь диагностика үзәгенә кабул итүгә язылу участок акушер-гинекологлары һәм хатын-кызлар консультациясе аша алып барыла. Йөкле хатын-кызларны тикшерү бушлай, дәүләт гарантияләре программасы буенча үткәрелә. Булачак әнидән бары тик  йөклелек буенча 11 атнага кадәр исәпкә басу таләп ителә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*