ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
37 көн калды
Грипптан сакланабыз: Түбән Кама мәктәпләрендә массакүләм чаралар вакытлыча туктатылып тора
Сәламәтлек
  • 10 Март 2020 - 14:18
  • Караулар: 27
ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы ОРВИ (көчле респиратор вируслы инфекция)  белән чирләүнең сезонлы кискенләшүе сәбәпле, мәктәпләрдә, колледжларда һәм техникумнарда профилактик чараларны көчәйтергә тәкъдим итә.

Мәгариф учреждениеләре җитәкчелеге дәресләр вакытында балаларның сәламәтлеге торышын күзәтеп торырга тиеш. Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арткан чорда күчмә һәм массакүләм чаралар гамәлдән чыгарыла, ә төрле фәннәр буенча дәресләрне бер сыйныфта үткәрергә киңәш ителә: укытучылар, балалар бер бүлмәдән икенчесенә күчеп йөрмәсен өчен, укучылар янына үзләре киләчәк.

Моннан тыш, балаларны көн дәвамында күзәтеп торырга, шул исәптән аларның тән температураларын үлчәп тору киңәш ителде. Әгәр бала чирләсә,  ата-анасы яки законлы вәкилләр аны килеп алганчы, ул аерым бүлмәдә торырга тиеш. Мәктәп шулай ук сырхауханәдә дәваланучы балалар турында хәбәр итәргә тиеш. Ата-аналар белән  сыйныф җитәкчесе даими элемтәдә торырга тиеш. Уку процессын оештыру мәсьәләләре буенча аңа яки мәктәп администрациясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, классларда уку-укыту процессы дәресләрдә укучыларның 20% ы булмаган очракта туктатыла. ОРВИ билгеләре белән Түбән Каманың балалар хастаханәсенә узган атнада 788 пациент мөрәҗәгать иткән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*