ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Йөрәгенә операция кичергән түбәнкамалылар ел дәвамында бушлай дарулар белән тәэмин ителәчәк
Сәламәтлек
  • 17 Февраль 2020 - 13:48
  • Караулар: 29
Сәламәтлек саклау министрлыгы миокард инфаркты, инсульттан яки йөрәк-кан тамырлары системасына операцияләрдән соң, беренче ел дәвамында барлык пациентларга бушлай биреләчәк дарулар исемлеген раслады, дип хәбәр итә Түбән Кама прокуроры ярдәмчесе Ренал Гәрәев.

Элек бушлай дарулар стационарда гына бирелә иде, ә хәзер препаратларны амбулаториядә дәваланганда да алырга була.

Препаратлар арасында эналаприл, аторвастатин, амлодипин, ривароксабан һәм башкалар бар. Исемлектә барлыгы 23 төрле дару. Дарулар сатып алу төбәкләргә федераль бюджеттан субсидияләр хисабына башкарылачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*