ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбән Камада балалар арасында туберкулез белән авыру 75 процентка кимегән
Сәламәтлек
  • 14 Февраль 2020 - 15:10
  • Караулар: 25
Түбән Кама туберкулезга каршы диспансеры узган елгы эшенә йомгак ясады.

«Соңгы биш елда Түбән Камада балалар туберкулез белән сирәгрәк авырый башлады: авыручылар саны 75 процентка кимеде. Узган ел флюорография тикшерүен шәһәр һәм район халкының 99,9 проценты узды", - диләр табиблар.

Үткән ел диспансер өлкәннәрне - амбулатор һәм стационар авыруларны тикшерү өчен,  яңа цифрлы рентген аппараты һәм авыл халкын тикшерү өчен яңа күчмә флюорограф алды.

Россия кулланучылар күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Лилия Нестерова һәм Республика туберкулезга каршы диспансерының баш табибы урынбасары Ленар Әхмәдуллин диспансерның эшен югары бәяләделәр.

Түбән Кама муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рита Медведева билгеләп үткәнчә, туберкулезга каршы көрәштә коллективның җайга салынган эше нәтиҗәсендә югары күрсәткечләргә ирешелде.

Медсоветта сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен биолог Елена Романованы, шәфкать туташы Елена Фәхретдинованы, санитар-буфетчылар Мәүлүдә Гыйбадованы һәм Гөлкәй Вәлиеваларны бүләкләделәр.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*