ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
33 көн калды
Түбән Кама белгечләре коронавирус инфекциясе турында сөйләделәр
Сәламәтлек
  • 27 Гыйнвар 2020 - 16:15
  • Караулар: 23

Коронавирус инфекциясе турында соңгы вакытта күп ишетергә туры килә. Табиблар, үзләрен куркыныч астына куймас өчен, кешеләргә Кытай, Корея һәм Таиландка очудан тыелып торырга киңәш итә. Түбән Камада, бөтен илдәге кебек үк, әлеге хәл контрольдә тотыла.

Эпидемиологлар сүзләренә караганда, коронавирус гадәти грипп кебек уза: температура 39 градуска кадәр күтәрелә, баш авырта, томау төшә, күздән яшь ага. Авыруның инкубация чоры шактый озак: 25-28 көн. Хәзергә галимнәр вирусның күчү юллары турында уртак фикергә килә алмый, кешедән кешегә яки хайваннардан (песиләр, этләр, дуңгызлар, кыргый хайваннар) күчәргә мөмкин булуы кире кагылмый. Зарарлануның беренче очраклары Кытайның Ухань шәһәрендә теркәлгән.

Авыру өзлегү куркыныч тудыра. Бу - беренче чиратта, пневмония, шуңа күрә әгәр сез әлеге инфекция очраклары теркәлгән илдән кайткансыз икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Табиблар шәхси гигиена таләпләрен төгәл үтәргә, витаминлы ризыклар ашарга, үз сәламәтлегегез турында даими кайгыртырга чакыра.

 

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*