ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
33 көн калды
Түбән Камада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча фикер алышулар дәвам итә
Сәламәтлек
  • 22 Гыйнвар 2020 - 09:45
  • Караулар: 38

Түбән Камада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга әзерлек дәвам итә. Аның чираттагысын сәламәтлек саклау мәсьәләләренә багышладылар.

Утырыш балалар сырхауханәсенең конференц-залында үтте. Анда депутатлар, хакимият вәкилләре, медицина тармагы хезмәткәрләре, профсоюз рәисләре, социаль хезмәткәрләр һ. б. катнашты.

Фикер алышуда катнашучылар Түбән Камада сәламәтлек саклауга кагылышлы сорауларны күтәрде. Каралган мәсьәләләргә өстәп, Вьетнамдагыча ишегалды зарядкалары, заводларда, офисларда производство гимнастикалары, сәламәтлек саклау системасының төрле тармаклары арасында хезмәттәшлекне җайга салу, баланың тән массасы индексы турында мәгълүматларны электрон көндәлеккә кертү һ.б. тәкъдим ителде.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*