ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
57 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
7 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
3 көн калды
Епископ Игнатий Түбән Кама тернәкләндерү үзәгендә булды
Сәламәтлек
  • 05 Декабрь 2019 - 14:09
  • Караулар: 54
Чистай һәм Түбән Кама епискобы Игнатий «Надежда» тернәкләндерү үзәгендә булды.

Үзәк директоры Нина Буханова кунакка экскурсия үткәрде: яңа җиһазларны, ремонтланган  бүлмәләрне, дәвалау физкультурасы залы, йөзү бассейны һәм ял итү мәйданчыгын күрсәтте. Директор сүзләренә караганда, биредә тернәкләндерүнең прогрессив методикалары һәм заманча җиһазлар  кулланыла.

Епископ Игнатий педагогларга һәм биредә балалар турында кайгыртучыларның һәркайсына  авыр  хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

"Сез көн саен аерым үзенчәлекле эш башкарасыз: мөмкинлекләре чикле балаларга кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәсез, игелекле, ярдәмчел булырга, башкаларга үрнәк күрсәтеп, кешеләргә ачык йөрәкле булырга өйрәтәсез. Барлык авырлыкларга карамастан, сездә тәрбияләнүчеләрнең һәркайсына Ходай аерым сәләт биргән, сез шуларны ачарга ярдәм итәсез", - диде архиерей.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*