ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
9 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
4 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
1 көн калды
Түбән Кама сәламәтлек үзәгендә комплекслы тикшеренү үтәргә мөмкин
Сәламәтлек
  • 15 Ноябрь 2019 - 14:41
  • Караулар: 36

Түбән Кама район үзәк хастаханәсенең 1 нче сырхауханәсендә сәламәтлек үзәге эшли. 18 яше тулган һәркем (башка шәһәрдә яшәүчеләр дә) бирегә килеп, елына бер тапкыр бушлай тикшеренү уза ала. Күптән түгел шәһәрнең җирле үзидарә рәисләре биредә үз  сәламәтлекләрен тикшерткәннәр.

Комплекслы тикшеренү вакытында тәҗрибәле белгечләр кардиограмма ясыйлар, кандагы холестерин һәм шикәр күләмен билгелиләр, авыз куышлыгын, күрү сәләтен тикшерәләр, кан басымын үлчиләр. Шәһәрдә бердәнбер булган сфигмометр аппараты ярдәмендә кан тамырлары системасының торышын ачыклыйлар.


Биредә тикшеренү узу өчен паспорт, полис һәм СНИЛС алып килергә кирәк. Белгечләр «Акбарс Мед», «Чулпан», «Спасение» полислары буенча кабул итәләр.

Сәламәтлек үзәгендә үткәрелә торган тикшерүләр күбесенчә йөрәк- кан тамырлары системасы (тазару, холестерин дәрәҗәсе, югары кан басымы), шулай ук йогышлы булмаган авыруларны (глаукома, үпкә авыруы) диагностикалауга юнәлтелгән.


Үзәк Менделеев урамының 46 нчы йортында 115в бүлмәсендә урнашкан. Алдан язылу өчен телефон: 24-35-44.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*