ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
9 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
4 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
1 көн калды
Түбән Камада "Сәламәтлек трамвае" йөри
Сәламәтлек
  • 12 Ноябрь 2019 - 09:10
  • Караулар: 35
Түбән Камада кабат «Сәламәтлек трамвае» рейска чыкты. Медицина хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвеше алып баручы беренче пассажирларга конфетлар өләшергә дә өлгергән инде.

Медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Равил Гарипов озын гомерлелек өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәклеген әйтеп узды: "Беренчесе -  даими рәвештә диспансерлаштыру һәм профилактик тикшеренүләр узу, икенчесе -  сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Монда да авыр нәрсә юк: дөрес туклану, алкоголь кулланмау, тәмәке тартмау һәм иң мөһиме – күбрәк хәрәкәтләнү. Безнең трамвай нәкъ менә шул хакта искә төшерә дә инде".



Вагон барлык маршрутлар буенча да йөриячәк, анда даими рәвештә сәламәт яшәү рәвешенә багышланган  акцияләр уздырылачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*