ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
10 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
5 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
4 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
2 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
1 көн калды
Түбән Кама үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеген ремонтлау өчен чирек миллиард сум акча тотылачак
Сәламәтлек
  • 11 Ноябрь 2019 - 12:13
  • Караулар: 43
Бүген район җитәкчеләренең эшлекле киңәшмәсендә Айдар Метшин Түбән Каманың медицина стационарларын ремонтлау буенча республика программасында катнашуы турында сөйләде, программа сырхауханәләрне яңартуда тәмамлану алдында торган  проектка алмашка киләчәк.

Муниципалитет башлыгы сүзләренә караганда, 2020 елда Түбән Кама сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм ремонтлауга 300 млн сумнан артык акча җәлеп ителәчәк. "Хирургия бүлегендә 261,5 млн сумлык капиталь ремонт үткәрү планлаштырылган, - дип ачыклык кертте Айдар Метшин. - Шулай ук хастаханәнең йогышлы авырулар корпусында 38,6 млн  сум финанслау белән күптән көтелгән капиталь ремонт планлаштырылган. Моннан тыш, перинаталь үзәге булган балалар  хастаханәсенең төп корпусында проект-тикшеренү эшләре башкарылачак".

Шулай ук "Балалар сәламәтлеген саклауны үстерү программасы" региональ проекты кысаларында балалар сырхауханәләрен  ремонтлау өчен 22,5 млн сум биреләчәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*