ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
54 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
5 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
Өченче буын университеты студентлары сәламәт яшәү нигезләренә өйрәнә
Сәламәтлек
  • 08 Ноябрь 2019 - 10:29
  • Караулар: 59
Кичә Түбән Кама консультация- диагностика сырхауханәсенең актлар залында Өченче буын университеты студентлары өчен чираттагы дәрес узды.

Башта өлкән яшьтәге кешеләр сулыш гимнастикасының нинди төрләре булуы, ничек дөрес суларга һәм сулыш алу күнегүләре ярдәмендә нинди авыруларны җиңәргә мөмкин икәнлеге турында лекцияләр тыңладылар.
 Медицина көллияте укытучысы Лариса Архипова  Стрельникова системасы буенча сулыш техникасын күрсәтте.



Дәреснең икенче өлеше астения, эмоциональ яну һәм хроник талчыгу темаларына багышланды. Студентлар алдында Яр Чаллы шәһәре «Сервье» компаниясе әйдәп баручы медицина белгече Илмир Җәләлов чыгыш ясады. Яр Чаллы табибы хроник талчыгу кичергән очракта  үз-үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген аңлатты. Актив  тормыш рәвеше  -  мондый авыруларга каршы көрәштә иң мөһиме.


Әлеге дәресләрне оештыручылар булып, сәламәтлек саклау идарәсе,  медицина профилактикасы үзәге тора.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*