ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
54 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
5 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
Түбән Камадан унбиш яшьлек кыз Бөтендөнья парамузыкаль фестивалендә катнаша
Сәламәтлек
  • 31 Октябрь 2019 - 14:04
  • Караулар: 103
XI «Бөтендөнья парамузыкаль фестиваль» гала-концертлары сериясе 28 октябрьдә Калуга өлкәсендә зур иҗади тамаша белән ачылды. Фестивальдә катнашучыларны Калуга драма театры кабул итте.

Бөтендөнья парафестиваленең көзге этабында Түбән Кама һәм Татарстан Республикасын 15 яшьлек Мәликә Һадиуллина тәкъдим итә.

Мәликә Түбән Кама мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбендә укый һәм беренче сыйныфтан ук үзенең укытучысы Алла Добротворская җитәкчелегендә ишарәләр телендә җырларга өйрәнә.

Фестивальдә федерациянең дистәләгән субъектыннан һәм дөньяның 5 иленнән мөмкинлекләре чикле артистлар катнаша.  Читтән торып үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча фестивальнең Сәнгать советы тарафыннан  25 артист чакырылган, алар үзләренең иҗади номерларын күрсәтәчәкләр.



Мәликә Һадиуллина белән бергә Мадрид (Испания), Бари (Италия), Кигали (Руанда), Ростов, Чиләбе, Ленинград, Түбән Новгород өлкәләре, Екатеринбург, Ульяновск һәм башка шәһәрләр артистлары чыгыш ясый. Катнашучылар арасында күрү сәләте, терәк-хәрәкәт системасы бозылган, балалар церебраль параличы (ДЦП) диагнозы булган балалар бар. Концерт ике бүлеккә бүленгән,  артистлар төрле юнәлешләр тәкъдим итәчәк: хип-хоптан алып,  коляскаларда биюгә, академия вокалыннан  ишарә белән җырлауга кадәр.



Калугада узган беренче концертларда Мәликә «Моана» мультфильмыннан  «Что меня ждёт»  һәм Маша Мироваяның  «Падаем и взлетаем» җырларына номер күрсәтте. Парамузыкаль фестиваль 7 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Финал чыгышлары Мәскәү өлкәсендә узачак.

Мәликә Һадиуллинаның парамузыкаль фестивальдә катнашуы Түбән Кама мэриясе ярдәме белән оештырылды, проектның мәгълүмати партнеры булып Түбән Кама шәһәренең "Рубаха" инклюзив оешмасы тора.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*