ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
21 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
19 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
12 көн калды
Түбән Кама табиблары инсультның төп билгеләре турында сөйләде
Сәламәтлек
  • 23 Октябрь 2019 - 14:45
  • Караулар: 47
Өченче буын университетында медицина белеме нигезләре буенча чираттагы лекция узды. Бу юлы студентлар табиблар белән нерв системасы авырулары һәм инсульт турында сөйләштеләр. Аудитория алдында баш штаттан тыш невролог Людмила Кудашева һәм штаттан тыш баш ангионевролог Евгений Чаузов чыгыш ясады.

"Инсульт -   сәламәтлеккә җитди зыян китерә торган авыруларның берсе. Бу исемлектә инсульт онкологиядән соң икенче урында тора", - ди Евгений Чаузов.



Табиб аңлатканча, инсульт ике төргә бүленә. Беренчесе -  ишемик, баш миенең билгеле бер  участогы өчен җавап бирүче кан тамыры тромб белән томалана – эритроцитлар глюкоза һәм кислород китерми һәм баш миенең бу өлеше үлә. Аның урынына сыеклык белән тулган шеш барлыкка килә. Белгеч әйтеп узганча, бу шешкә операция ясау таләп ителми.

Икенче төр - геморрагик инсульт. Ул гипертония һәм кан тамырларының төрле авырулары нәтиҗәсендә була, бу очракта кан тамыры тыгылмый, ә сыгылмалылыгын югалтып өзелә.  Өзелгәндә, баш мие тукымасына кан сава, гематома барлыкка килә, ул йә оператив, йә консерватив дәвалау таләп итә.

Инсульт билгеләрен ачыклау бик гади. Кешегә елмаерга кушыгыз. Бер кулын күтәреп карасын. Исемен әйтсен. Әгәр дә боларны эшли алмый икән, димәк, кешедә инсультның беренче билгеләре күзәтелә. Бу очракта кеше басып торса, аны утыртырга йә яткырырга, тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга кирәк. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*