ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
21 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
20 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
12 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
Табиблар тимрәү авыруы таралу турында кисәтә
Сәламәтлек
  • 12 Октябрь 2019 - 15:06
  • Караулар: 72

Түбән Камада, бөтен илдәге кебек үк, тимрәү (лишай) авыруы йоктыручылар саны арта бара. Ел башыннан 221 түбәнкамалы әлеге авыруны йоктырган, сентябрь аенда гына да табибларга 74 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның күбесе – 14 яшькә кадәрге балалар. 

Тире-венерология диспансеры мөдире Екатерина Сөнгатуллина бу төр авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы һәм үзеңне ничек саклап калырга мөмкин икәнлеге турында сөйләде.

“Авыру урам хайваннарыннан гына йогарга мөмкин түгел. Без үзебез дә аяк киеменә ияртеп, өйгә авыру хайванның йонын һәм башка калдыкларын алып керә алабыз. Мондый авыруларга иммунитеты булмаган йорт мәчесенә яки этенә чир йоктыру өчен ишек төбендәге келәмдә ятып тору да җитә. Ә алардан өйдәгеләр, беренче чиратта – балалар зарарлана”, - ди белгеч.

Балаларда гөмбәчекләр бигрәк тә ачык күренеп тора. Читләре кызарган, уртада кабырчыкланып зарарланган тире урынында боҗралар хасил була. Ул зурая бара. Зарарлану урыннары бит, муен тирәсе, җилкәдә еш күзәтелә. Аз гына кычыту да сизелә. 5-12 яшьлек балаларда тимрәү башның чәчле өлешен зарарлый. Чәчтә кабырчыкланган, хәтта онга охшаган урыннарны күрсәгез, табибка мөрәҗәгать итегез.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*