ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
26 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
20 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
18 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
17 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
11 көн калды
Түбән Кама онкологы сөт бизе яман шешен кисәтү ысулларын атады
Сәламәтлек
  • 07 Октябрь 2019 - 14:59
  • Караулар: 58
Түбән Камада хатын-кызларда  сөт бизе яман шешен кисәтү  буенча айлык игълан ителде.

Түбән Кама үзәк хастаханәсенең табиб-онкологы Александр Андреев әлеге  авыру һәм аны кисәтү  чаралары буенча үз киңәшләрен бирде. Табиб фикеренчә,  әлеге авыру аеруча  50 яшьтән узган хатын-кызларда еш очрый, чөнки бу чорда  организмда онкологик авырулар килеп чыгуга китерә торган сәбәпләр бермә-бер арта.




Нәселдәнлек әлеге авыру үсешенә йогынты ясыймы? 

Әйе, йогынты ясый. Әгәр әниегез, әбиегез яки башка туганнарыгызда  сөт бизе, ашказаны, эчәклек, җенси органнар яман шеше булса, сездә шундый ук авыру килеп чыкмасын өчен, белгечләргә тикшерелергә кирәк.

Сөт бизе яман шеше дәваланамы?

 1-2 нче стадияләрдә дәвалана, 3 нче стадиядә тагын да комплекслы дәвалау таләп ителә. 4 нче стадиядә авыру дәваланмый, тик без кеше гомерен 5-10 елга озайта алабыз. Яман шешне иртә стадиядә ачыклау өчен даими тикшеренү үтәргә  кирәк.

Бу куркыныч авыруны ничек булдырмый калырга мөмкин?

Нәтиҗәле профилактик чаралар арасында мин йөклелек һәм бала табу дип атыйм. Беренче баланы  30 яшькә кадәр табу һәм  аны бер ел,  ә иң яхшысы ике ел имезү. Ә  40 яшьтән узгач, даими тикшеренеп тору,  диспансерлаштыру һәм маммография узу. 50 яшькә кадәр  -  ике елга бер тапкыр, ә аннан соң инде ел саен маммография узарга мөмкин.

Башка төрле профилактика чаралары бармы?

Кызганычка каршы, юк. Үз-үзегезне тикшереп тору  турында да онытмагыз.

Сөт бизендә барлыкка килгән теләсә нинди үзгәреш (каты төер барлыкка килү, төс үзгәрү, имчәк башының формасы бозылу); тире яки имчәк башы тартылу; тиренең лимон кабыгына охшап шешебрәк китүе; култык астында төер барлыкка килү; имчәктән үзенчәлекле сыекча бүленү  кичекмәстән табибка күренергә кирәклеген кисәтә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*