ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
28 көн калды
Түбән Камага яңа 12 ашыгыч ярдәм машинасы кайтты
Сәламәтлек
  • 26 Сентябрь 2019 - 08:11
  • Караулар: 146
 Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына ашыгыч ярдәм машиналары ачкычларын тапшырды. Барлыгы республика муниципаль берәмлекләренә 70 автомобиль тапшырылды, шуларның 12 се - Түбән Кама муниципаль районына. 

Яңа машиналар барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.  Кирәкле документларны рәсмиләштерүгә үк, алар файдалануга кертеләчәк.



Агымдагы елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте ашыгыч ярдәм машиналарын сатып алу өчен 864 млн  сум акча бүлеп биргән. "Без Татарстанның ашыгыч ярдәм автопаркын яңарту программасын тәмамлыйбыз. Без ашыгыч ярдәм  өчен 187 машина, 4 мобиль комплекс һәм өлкән яшьтәге кешеләрне йөртү өчен 43 автомобиль сатып алдык. Яңа транспорт  безнең медицина хезмәткәрләре эше нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм  итәр дип уйлыйм", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.


"Без республика җитәкчелегенә бик рәхмәтле. Ашыгыч ярдәм эшнең иң мөһим өлешен башкара. Ашыгыч ярдәм машинасы пациентка никадәр тизрәк килсә, аны белгечкә никадәр тизрәк илтсә, ул шулкадәр тизрәк махсус медицина ярдәме алачак", - ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Хәбибулла Әхмәдов.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*