ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
20 Октябрь 2019
19:00 - 21:00
5 көн калды
19 Октябрь 2019
13:00 - 14:00
4 көн калды
Йөкле хатын-кызларга прививкалар турында
Сәламәтлек
  • 18 Сентябрь 2019 - 08:50
  • Караулар: 28

Медицина никадәр алга китсә дә, авырга узган хатын-кыз барыбер үзенең һәм туачак сабыеның сәламәтлеген уйлап, куркуга кала.

Хатын-кызлар консультациясенә килүгә, һәр авырлы хатын-кыздан балачагында һәм аннан соң ясалган прививкалары турында белешәләр. Әлбәттә, бу хакта күпләр хәтерләми. Шуңа күрә табиблар лаборатор тикшеренүләр билгели, ә аннары йөкле хатын-кызга вакцинация ясау-ясамау турында карар кабул итә.


Вакцинация йөклелекнең I триместрында үткәрелми, тик эпидемия куркынычы туган очракта гына, грипп, столбняк (тартышу), пневмококк инфекциясе куркынычы булганда гына ясала.

Авырлы вакытта түбәндәге прививкалар ясату ярамый:

-туберкулезга каршы (БЦЖ);

- менингокк инфекциясенә каршы;

- кызамык, кызылча, паротитка каршы (КПК);

- җил чәчәгенә каршы;

- корсак тифына каршы.


Йөклелекнең II һәм III триместрларында гриппка каршы прививка ясату исә ана һәм баланы бу төр йогышлы авырудан саклауны тәэмин итүе расланган.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*