ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
59 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
9 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
5 көн калды
26 Гыйнвар 2020
14:00 - 15:30
2 көн калды
Сәламәтлек саклау буенча мәктәп дәреслеге эшләнгән
Сәламәтлек
  • 07 Сентябрь 2019 - 09:07
  • Караулар: 114

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәтлекне саклау буенча дәреслек эшләгән. Бу хакта "Российская газета"га сылтама белән "Татар-информ" МА яза.

Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова хәбәр иткәнчә, дәреслектә сәламәт яшәү рәвешенә, беренче ярдәм күрсәтү алымнарына, үз сәламәтлегеңне тикшереп тору һәм башка мәсьәләләргә багышланган бүлекләр булачак.

"Демография" милли проектына кертелгән "Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту" федераль проекты кысаларында ведомство төрле мәктәп дисциплиналарына үзгәрешләр кертә, дип әйтелгән. Вероника Скворцова сәламәтлек темасы буенча мәгълүмат блоклары тормыш иминлеге нигезләре, табигать белеме, биология һәм башка фәннәр дәреслекләренә кертелергә тиеш дип саный.

"Без үз алдыбызга 2020 елның сентябрендә ук әлеге программа буенча укулар башлау бурычын куйдык. Без бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы белән сөйләштек, алар да моңа әзер", — диде министр.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*