ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
9 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
4 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
3 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
Инвестпроект: Түбән Камада стоматология сырхауханәсен 100 миллион сумга яңарта алачаклар
Сәламәтлек
  • 19 Август 2019 - 18:43
  • Караулар: 72

Түбән Камада стоматология сырхауханәсе үзгәрергә мөмкин. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бинаны карады һәм проектка 103 миллион сум кертергә әзер булган бизнесмен белән аралашты.

Казаннан потенциаль инвестор дәүләт белән концессия шартнамәсе төзергә һәм 10 ел дәвамында стоматология сырхауханәсе белән идарә итәргә тәкъдим итә. Үзгәртеп төзү беренче дүрт ел дәвам итәчәк. Бу вакыттан соң хастаханәне танырлык булмаячак.

Түбән Кама өчен мондый вариант - идеаль карар диярлек, һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын сизелерлек яхшыртачак, дип аңлата сырхауханә мөдире Владимир Зотов. «Безнең җиһаз

1989 елда сатып алынган, бинада капиталь ремонт булмаган, - ди табиб. - Әгәр хәзер инвестор эш шартларын үзгәртсә, безнең сырхауханәгә шәхси клиникалардан стоматологлар кайтачак, алар кайчагында дәрәҗәсе буенча итек остаханәләрен хәтерләтә. Безнең шәһәрдә бердәнбер комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге булачак. Без гомуми наркоз астында тешләрне дә дәвалый, теш казнасы-бит хирургиясе белән дә, протезлау белән дә шөгыльләнә алачакбыз - барысы да бер урында».


Инвестор Словакиядән җиһазлар сатып алырга планлаштыра – теш дәвалау җайланмалары булган заманча кресло модельләре, ремонт ясарга. Килешү төзелсә, эшкә гыйнвар аенда ук керешәчәкләр һәм 2020 елның көзенә кадәр балалар бүлеген үзгәртеп корачаклар.

Халыкның төп соравы - сырхауханә хезмәтләре түләүле булмасмы? Әлбәттә, юк – Түбән Камада яшәүчеләр элеккечә үк мәҗбүри медицина иминияте полислары буенча дәваланачак. Яңартылган хастаханәдә өстәмә хезмәтләрне акчага алырга мөмкин булачак, әмма түләүсез ярдәмнең характерында һәм талоннар күләмендә бу берничек тә чагылыш тапмаячак – дәүләт шәһәрлеләрне дәвалауга шулкадәр үк акча бүлеп бирәчәк. Тик менә җиһазлар гына бөтенләй башка дәрәҗәдә булачак, һәм табиблар - әгәр барысы да план буенча барса - хәзер шәхси түләүле клиникаларда хезмәт куючылар эшләячәк. Сырхауханәдә хезмәткәрләр саны 230 дан 300 гә кадәр артачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*