ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
19 көн калды
21 Сентябрь 2019
11:30 - 14:00
6 көн калды
20 Сентябрь 2019
13:00 - 14:00
5 көн калды
20 Сентябрь 2019
07:00 - 17:00
5 көн калды
Омбудсмен Сәрия Сабурская һәм сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Казанда халыкны бергәләп кабул итүне уздырачаклар. Түбән Камада яшәүчеләр республика башкаласына килә, яисә скайп буенча сораулар белән мөрәҗәгать итә алалар. Кабул итү 20 августта Т
Сәламәтлек
  • 16 Август 2019 - 11:07
  • Караулар: 20

Омбудсмен Сәрия Сабурская һәм сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Казанда халыкны бергәләп кабул итүне уздырачаклар. Түбән Камада яшәүчеләр республика башкаласына килә, яисә скайп буенча сораулар белән мөрәҗәгать итә алалар.

Кабул итү 20 августта Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан, Карл Маркс ур., 61) узачак. ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР сәламәтлек саклау министры сәламәтлек саклау темасына мөрәҗәгатьләр көтә. Язылу өчен телефон: 8(843) 236-41-80.

Түбән Камадан чыкмыйча гына сораулар бирергә телисез икән, 36-05-62 телефоны буенча язылырга кирәк.

2018 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча 168 мөрәҗәгать керде, шул исәптән сәламәтлек саклау һәм беренчел медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча 2019 елның 7 аенда мондый мөрәҗәгать 278 булды. Әлеге тематика буенча күп санлы мөрәҗәгатьләр «Сырхауханәләр һәм хастаханәләр» категориясе буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына керә, агымдагы елның 8 аенда 970 гариза бастырылган, аларны 1568 кулланучы хуплаган.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*