ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
Диспансеризацияне бу атнаның шимбәсендә дә үтәргә мөмкин
Сәламәтлек
  • 01 Август 2019 - 13:05
  • Караулар: 107

Диспансеризация үтәргә теләүчеләр саны арту сәбәпле, бу шимбә, 3 августта, 7.00 - 12.00 сәгатьләрдә Түбән Кама үзәк хастаханәсенең ике сырхауханәсендә дә әлеге төр тикшеренүне узарга мөмкин булачак.

Билгеле булганча, диспансерлаштыру ике этапка бүленгән – скрининг һәм өстәмә тикшерү. 18 яшьтән алып 39 яшькә кадәр кешеләр аны өч елга бер, 40 яшьтән өлкәнрәкләр   ел саен үтәргә тиеш.

Диспансеризациянең беренче этабында авырлыкны, буйны үлчәү, анализлар тапшыру, электрокардиограмма, флюорография, хатын-кызлар өчен гинекологик тикшеренүләр каралган. Икенче этапка исә сәламәтлекләрендә тайпылышлар табылган гражданнар чакырыла.

Диспансеризация кабинетлары - 1 нче сырхауханәдә (Менделеевск ур., 46) 107 нче кабинет; 2 нче сырхауханәдә (Төзүчеләр пр., 10д) 527 нче кабинет. Эш көннәрендә бу кабинетлар 7.00 - 15.00 сәгатьләрдә эшли.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*