Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
ТР сәламәтлек саклау министры Түбән Камада төзеләчәк яңа дәвалау объектлары турында сөйләгән
Сәламәтлек
  • 30 Июль 2019 - 13:56
  • Караулар: 30

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистларын Түбән Камада башкарылачак эшләр планы белән таныштырган.

"Модернизация балалар кластерына да, олылар кластерына да кагылачак. Түбән Камада 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе (Казандагы хастаханә турында сүз бара –ред.) кебек үк үзәк булырга тиеш дип саныйбыз”, - дип белдергән министр.

Медицина ярдәме күрсәтү системасын халыкка күрше шәһәрләргә барып йөрергә туры килмәслек итеп үзгәртәчәкләр. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Түбән Камада яңа бүлекләр ачарга да планлаштыра.

"Пешү җәрәхәтләрен дәвалау бүлеге якын арада, 5 августта ачылачак. Ул 8 ятакка исәпләнгән. Гамәлдәге клиника территориясендә яңа корпус төзелеше бара. Кабул итү бүлмәсе, тернәкләндерү, пешү җәрәхәтләре үзәге, токсикология үзәге һ. б. төзеләчәк”, - дигән Марат Садыйков.

Модернизациянең күпмегә төшәчәге әлегә хәбәр ителми. “Сумма зур, әлегә проектны әзерлибез һәм барысын да исәплибез", - дип җиткергән министр.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*