ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
12 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
4 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
3 көн калды
Түбән Камада шикәр авырулы балаларны шәхси клиникада бушлай кабул итү мәсьәләсе хәл ителде
Сәламәтлек
  • 18 Июль 2019 - 15:42
  • Караулар: 79

Түбән Кама балалар хастаханәсендә табиблар, «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе вәкилләре һәм пациентлар катнашында утырыш узды.

Очрашуга килгән кешеләр, иминият полислары булуга карамастан, кардиолог, офтальмолог, эндокринолог һәм отоларинголог кебек табибларга чират зур булу аркасында, медицина хезмәтен түләүле үтәргә мәҗбүр булулары хакында җиткерде.


Утырышта шикәр авырулы балаларга федераль программа нигезендәге ярдәм чаралары турында да сүз барды. Әйтик, кандагы шикәр күләмен билгеләү өчен кулланыла торган махсус тест- җайланмалар белән тәэмин ителеш тиешле дәрәҗәдә түгел икән. Табиблар сүзләренә караганда, бу мәсьәләне хәл итү өчен федераль финанслау көтелә.

Шикәр авырулы балаларның кандагы гемоглобин күләме дә өч айга бер тикшерелеп торырга тиеш. Бу эшне башкаруда кыенлыкларны бетерү максатында, түләүле лабораторияләрнең берсе белән килешү төзелгән. Алар авыруларны эндокринологтан алынган юллама буенча бушлай кабул итә.


Табиблар килеп туган сораулар буенча теләсә кайсы вакытта  медицина учреждениеләре мөдирләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген искәртә. Дарулар белән тәэмин ителеш буенча мөрәҗәгатьләр  47-58-28 яки  «АК БАРС-Мед»ның тәүлек дәвамында эшләүче  8-800-500-03-03-03 номерлары аша кабул ителә.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*