ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
Балалар сәламәтлеген кайгыртып
Сәламәтлек
  • 21 Июль 2019 - 12:23
  • Караулар: 77
Перинаталь үзәге булган  шәһәр балалар хастаханәсе белгечләре  "Чайка" сәламәтләндерү лагере белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр, биредә ял итүче балалар белән даими очрашып, сәламәт яшәү рәвешенә багышланган әңгәмәләр үткәрәләр.

Әйтик, күптән түгел психолог Анна Куртмина өлкән отряд кызлары өчен  "Шәхси гигиена һәм хатын-кыз сәламәтлеге"  темасына әңгәмә үткәрде. Яшүсмер кызлар белгечкә үз сорауларын да бирә алдылар.

Кече яшьтәге  балалар сәламәт яшәү рәвеше алып бару кагыйдәләре, дөрес туклану  принциплары белән танышты. Балалар кулларны дөрес  юарга өйрәнделәр, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтүче  мультфильм да карадылар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*